Мин, Садриева Гөлнара Миңнулла кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле. Педагогик стажым 26ел.

Укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим.Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү өчен тылсымлы ачкыч. Тукай теле, Туфан, Такташ теле. Төрмәләрдә башлары киселсә дә исән калган Җәлилчеләр теле. Туган тел- буыннарны бәйләп торучы чылбыр. Шул чылбырны өзми, киләчәк буыннарга тапшыру, изге әманәт.

 

Дәресләремне яңа мәгълүмати технологияләр кулланып укытам. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашам. Укучылар белән төрле әдәби кичәләр,  шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез. Якташ әдипләребез белән очрашулар оештырабыз.Бу чараларда укучылар теләп катнашалар.