Мин, Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында туганмын. Башлангыч белемне үз авылымда алдым. Урта мәктәпне күрше, Баек авылында тәмамладым. Мәктәп еллары бик күңелле узып китте. Уку елларында мәктәп тормышында кайнап яшәү, тел һәм әдәбият дәресләренең күңелгә керүе – миңа һөнәр сайларга зур этәргеч бирде. Яр Чаллы Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Менә 25 ел инде туган мәктәбемдә хезмәт итәм.  Сайлаган һөнәремне һәм балаларны бик яратам.

 

Тормыш девизым : “Мәрхәмәтлелек – иң көчле корал...” Шуны истә тотып, укучыларымда да әлеге сыйфатларны тәрбиялим.