Китап – буыннар арасына салынган мәңгелек күпер. Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен үзенә туплаган белем чишмәсе-китап. Алар буыннарның акылын, үткәнен, яшәү мәгънәсен аңлатучы тиңе булмаган хәзинәләр.

Безнең татар халкы бай мираслы - китаплы халык. “Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы” әлеге сүзләр киләчәк буыннарга тапшырылса, безнең өчен бик яхшы булыр. Китап укыган баланың күңелендә һич тә начарлык була алмый. Яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән кеше, үзендәге начар гадәтләрне бетерү ягында тора.

 Мәктәп, авыл, район китапханәләре бик бай. Ел дәвамында яңа китаплар кайтып тора. Укыйсы килмәгәннәрне дә кызыксындыра алырдай китаплар бар.

“Китап – белем чишмәсе”. Белемебез саекмасын өчен, әлеге чишмәнең суын эчеп торыйк.